«Республикам елмаюы» шәһәркүләм фотобәйгесенә йомгак ясалды (6+)

Платно
Время проведения: 02.04.2020.-30.04.2020

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган  «Республикам елмаюы» шәһәркүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Бәйгедә катнашу өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, өстәмә белем бирү, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар чакырылды.

Бәйге өч номинациядә үткәрелде:

– «Праздники моей республики» = «Минем республика бәйрәмнәре» (республикабызның милли бәйрәмнәре)

– «Судьбы, ставшие историей» = «Тарихка кереп калган язмышлар» – төбәгебезнең танылган шәхесләре турында;

– «Малый городок – большая история» = «Кече шәһәрнең олы тарихы» (төбәгебезнең ТАССР чорында төзелгән мәдәни һәйкәлләре).

Бәйге нәтиҗәләре:

«Минем республика бәйрәмнәре» номинациясендә 1 нче урын – Корнилов Валерий

«Тарихка кереп калган язмышлар» номинациясендә 1 нче урын – Тәхаухова Рәзилә

«Кече шәһәрнең олы тарихы» номинациясендә 1 нче урын – Гайфетдинов Марк

Башка катнашучылар Катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: